Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие Марокко һәм Индонезии галимнәре белән хезмәттәшлек турында фикерләште
28 сентябрьдә Коръәнне өйрәнүчеләр халыкара ислам конференциясендә катнашачаклар.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР мөселманнарының Диния нәзарәтендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Индонезиядән халыкара ислам Лигасында Консультатив совет әгъзасы Мухиддин Джунейди һәм Мароккодагы Әбделмалик Саади исемендәге университетның теология факультеты профессоры Абдулла Суфьян белән очрашты.
ТР МДН матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кунаклар мөфти белән үзара хезмәттәшлек булдыру, оешмалардагы эшчәнлек һәм гамәлгә кертелүче программалар турында фикер алышалар. Үз чиратында Камил хәзрәт Татарстан мөфтияте эшчәнлеге белән таныштыра. Очрашу ахырында яклар истәлекле бүләкләр белән алмашалар.
Исегезгә төшерәбез: 28 сентябрьдә галимнәр II халыкара ислам конференциясендә катнашачаклар. Шулай ук кунаклар ТР МДН «Хәләл» стандарт Комитеты вәкилләре белән дә очрашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз