Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие Марокко галиме Мөхәммәд Рүки җитәкчелегендәге делегация белән очрашты
Кунаклар “Мөселман уку йортларының уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләр” фәнни форумында катнаша
(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Марокконың Әл-Кәрәүин университеты ректоры, шәригать фәннәре докторы, профессор Мөхәммәд Рүки җитәкләгән делегация белән очрашты.
Кунаклар “Мөселман уку йортларының уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләр” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнашудан алган тәэсирләре белән бүлеште. Конференциядә туплаган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Очрашуда шулай ук ике якның хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре турында да сүз барды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга ТР МДНнең эшчәнлеге, дини-әхлакый юнәлештәге “Хузур” нәшрият йорты, “Хузур-ТВ” һәм “Азан” радиосы турында сөйләде.
Очрашу ахырында ике як киләчәктә төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне дәвам итәргә килеште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз