Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие Мамадышта Аксакаллар шурасы җыелышында катнашты
Камил хәзрәт Сәмигулин шулай ук районда эшләүче мәдрәсәдә дә булды.
(Казан, 30 ноябрь, Татар-информ). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мамадышка эш сәфәре кылды. Ул район башлыгы Анатолий Иванов белән биредә эшләп килүче мәдрәсәдә булды. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәдрәсә җитәкчесе Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин мөдрәсәдәге уку-укыту эшләре турында сөйләде, китапханә белән таныштырды һәм сыйныфларны күрсәтте. Мөфти хәзрәтләре шәкертләр белән дә аралашты һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Мәдрәсә ачылуга сигез ел. Шул арада кичке бүлеген 130 кеше тәмамлаган. Бүгенге көндә мәдрәсәдә 150 кеше белем ала.
Аннары мөфти Мамадыш шәһәренең мәдәният йортында үткәрелүче Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы җыелышында катнашты.
Җыелышта Аксакаллар шурасының быелгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Зиратларны тәртиптә тоту, дин әһелләренең каберлекләрен барлауга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Чарага республика районнары аксакаллар шуралары рәисләре һәм мөхтәсибләре җыелган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз