news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Магнитогорск шәһәрендә фаҗига булу сәбәпле кайгы уртаклашты

"Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа кайтачакбыз", - дигән Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие Магнитогорск шәһәрендә фаҗига булу сәбәпле кайгы уртаклашты
архив/Михаил Захаров

(Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Магнитогорск шәһәрендә фаҗига булу сәбәпле кайгы уртаклашты. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Магнитогорскида йорт шартлау нәтиҗәсендә туганнарын һәм якыннарын фаҗигале төстә югалтучыларның тирән кайгысын уртаклашам. Без аларның хәсрәтенә көенәбез һәм Аллаһы Тәгаләдән сабырлык, әлеге һәлакәтне күтәрергә ныклык бирүен сорыйбыз", диелгән әлеге текстта.

"Бөек Раббыбыз дөньядан үтүчеләргә Үзенең рәхмәтен, ә зыян күрүчеләргә шифасын насыйп әйләсен. "Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа кайтачакбыз",  - дигән Камил хәзрәт. 

  • 31 декабрьдә Магнитогорскида көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә 1973 елда төзелгән 10 катлы панель йортның бер подъезды җимерелде. Җимерекләр арасыннан җиде кешене табып алганнар, дүртесе һәлак булган. Берничә дистә кешенең язмышы билгесез булып кала. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Төбәктә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100