Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән котлады
3 гыйнварда Болгарда Мәүлид бәйрәменә багышланган чаралар уза
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте.
“Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм, шәхсән, үз исемемнән барлык мөселманнарны Мәүлид бәйрәме белән ихластан котлыйм!
Мәүлид – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с.г.в.) туган көне Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче кичәсенә туры килә. Мәүлид - Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дөньяга килүенә ихлас күңелдән шатлануны белдерә торган вакыт.
Мәүлид көнен билгеләп үтү Аллаһ рәсүленең (с.г.в.) тормышын өйрәнүне, аны олылауны, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр укуны үз эченә ала. Пәйгамбәребез узган юлны һәм аның сөннәт гамәлләрен белү рухыбызны тәрбияләү, ныгыту булып тора.
Аллаһы Раббыбыз Коръән Кәримендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм хакында әйткән: “Хакыйкатьтә, син – югары әхлак иясе” (“Каләм” сүрәсе, 4нче аять). Аллаһ илчесе галәйһиссәләмнең әхлак нигезе – Коръән булган. Аллаһы Тәгалә Изге китапны Пәйгамбәребезгә иңдереп, аны олылаган һәм боерган: “Ий, Мөхәммәд г-м! Кешеләргә Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм аларны Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен, Аның нигезендә гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!” ( “Юныс”сүрәсе, 58 аять).
Бар галәмгә Аллаһның рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) күркәм Мәүлид кичәсендә Коръән аятьләре укып шөкерана булыйк, дин кардәшләребез белән бергә Пәйгамбәребезгә багышлап, Салаватлар әйтик. Бер-беребезгә, илебезгә иминлек, бәрәкәт сорап догалар кылыйк.
Барчабызга да Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын! Өммәтебезгә Пәйгамбәребезнең сөннәтенә ияргән хәлдә яшәргә насыйп итсә иде!” - диелгән Татарстан мөфтие котлавында.
3 гыйнварда Болгарда Мәүлид бәйрәменә багышланган чаралар уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз