news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие мөселманнарны Корбан гаете белән котлады

"Корбан чалу - Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән изге бурыч, Аллаһыга табынуның һәм аңа рәхмәтле булуның иң зур күрсәткече", - диелә котлауда.

 (Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны һәм дөньяда яшәүче барлык кешеләрне Корбан гаете белән котлады:

"Корбан чалу  - Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән изге бурыч, Аллаһыга табынуның һәм аңа рәхмәтле булуның иң зур күрсәткече. 

Корбан-бәйрәм кешелеклелекнең символы булып тора, чөнки итнең өчтән ике өлеше ятимнәргә, ярлыларга, мохтаҗларга һәм күршеләргә бирелә. Корбан чалуның мәгънәсе чалыначак хайванда түгел, аның итендә дә түгел, ә Аллаһтан куркуда, аңа ышануда. Изге Коръәндә әйтелгән: "Ит тә, чалынган корбанның каны да Аллаһка барып җитмәс, әмма сезнең күңелләрдәге Аллаһка ышану хисе барып җитәр".

Корбан гаете мөселманнарның Хаҗ сәфәре көннәренә туры килә. Безнең ватандашлар, бу дөньяның мәшәкатьләрен калдырып, Аллаһының рәхмәтенә ирешер өчен аның әмерен үтәргә изге җиргә ашыктылар", - диелә котлауда.

Мөфти мөрәҗәгатендә шулай ук төрле шәһәрләрдән, илләрдән һәм континентлардан килгән мөселманнарның бәйрәм намазында бер рәттә басып торулары әйтелә. Тышкы аермалар, төрле телләр, төрле тире төсе булуына карамастан, алар бердәм булып торалар һәм, дөнья сүзләре белән бер-берсен сәламләп, намаз кылалар.

"Аллаһы Тәгалә бу көнне изге догаларыбызны һәм чалдырган корбаннарыбызны кабул кылсын, Аллаһының рәхмәте булып, һәммәбезгә күңел күтәренкелеге иңсен. Аллаһы Тәгаләдән рәхмәтләр, бәхет һәм сәламәтлек иңдерүен сорыйм. Илебезгә һәм республикабызга тынычлык, татулык, бәрәкәтлелек һәм уңышлар иңдерүен сорыйм", - диелә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100