news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие мөселман яшьләре Сабан туенда чүлмәк вату уенында катнашты

Камил хәзрәт Сәмигуллин чүлмәкне вата алмады.

(Казан, 21 июль, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров). Бүген Болгардагы Икмәк музее территориясендә IV Мөселман яшьләре форумы кысаларында Сабан туе уза. Аны форум катнашучылары үзләре оештыра. Максат - чит төбәкләрдән килгән мөселман яшьләренә милли бәйрәмебезне күрсәтү.

Сабан туе Коръән уку белән башланып китте. Аны тумышы белән Таҗикстаннан булган, хәзерге вакытта Татарстанда яшәүче Неккадам укыды. Яшьләрне сәламләргә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Пәйгамбәрнең дәвамчысы Габдрәхим Лакрим, Спас районы башлыгы Камил Ногаев, Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт Минсагиров килгән иде.

"Аллаһ Тәгалә безне төрле милләт һәм халык кешеләре итеп без юкка чыксын өчен түгел, ә без бер-беребезне өйрәнсен, танысын өчен яраткан. Мөселман яшьләре форумына да без төрле җирләрдән җыелдык. Киләсе елларда да күрешүләр насыйп булсын", - диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Бәйрәмнең официаль өлешеннән соң мәйданда уеннар башланды. Һәр Сабан туенда уза торган чүлмәк вату, аркан тарту, колгага менү, су ташу, кул көрәше уеннарыннан кала, бәйрәмдә бәйләнгән күз белән иттарткыч җыю, таяк тартышу кебек яңа төр уеннар да бар иде.

Чүлмәк вату уенында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Спас районы башлыгы Камил Ногаев та катнашты. Камил хәзрәт чүлмәкне вата алмады, ә Камил Ногаев чүлмәк урынына таякны ватты.

Исегезгә төшерәбез, IV Мөселман яшьләре форумы Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в) тормышына багышланып, 15-21 июль көннәрендә Болгар шәһәрендә үтә. Анда Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 150 кеше катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100