Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие Мәккәдә Әл-Хәрәм мәчете имамы белән очрашты
Дин әһелләре барлык дин кардәшләребезнең, Җир шарының кайсы почмагында яшәвенә карамастан, бердәмлектә һәм теләктәшлектә булырга тиешлеген җиткерде.
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе кичә Мәккәдә “Әл-Хәрәм” мәчете имам-хатыйбы Габдеррахман әс-Судайс белән очрашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу төн якынлашканда соң гына төгәлләнде. Мөселманнарның иң изге, иң кадерле һәм дөньяның иң зур мәчетләренең башлыгы татарстанлыларны Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Сауд исеменнән сәламләде. Рәсми төстә башланып киткән очрашу бик җылы, ачык һәм эчтәлекле дәвам итте. Дин әһелләре барлык дин кардәшләребезнең, Җир шарының кайсы почмагында яшәвенә карамастан, бердәмлектә һәм теләктәшлектә булырга тиешлеген җиткерде.
Әңгәмә шактый озак вакыт барды. Ул төнлә генә тантаналы кичке аш белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз