Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен институт дәрәҗәсенә күтәрү бурычы тора
Камил хәзрәт Сәмигуллин алдагы дүрт елгы эшчәнлегендә төп бурычларны атады.
(Казан, 12 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен институт дәрәҗәсенә күтәрү бурычы торганын әйтте. Ул моңарчы алган эш курсын дәвам итәргә җыенганын белдерде.
«Мөхәммәдия»гә 140 ел тула. Ул институт та була алыр, дәрәҗәсен көчәйтеп булыр иде. Кызганыч, татарча укыта торган институтлар юк. Хәзер «Мөхәммәдия»дә бары тик татарча укытабыз, димәк, институтка әйләнсә, татарча укыта торган институт барлыкка киләчәк», — диде мөфти журналистларга.
Ул «Хозур» телеканалы эшен калган төбәкләрдә дә кертергә кирәклеген әйтте. «Хозур» телеканалы 9 төбәктә бар, калган төбәкләрне дә колачларга кирәк», — диде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, мәчетләрдә татар теле дәресләре дәвам иттереләчәк. Ул, шулай ук, Түбән Камада, Чаллыда зур мөселман мәктәпләре ачу ниятләнгәнен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз