news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләренә Коръәннең яңа басмасын бүләк итте

Камил хәзрәт Сәмигуллин шәкертләргә Татарстан Диния нәзарәте нәшер иткән Коръәндәге үзенчәлекләрне дә аңлатты.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә читтән торып уку бүлеге шәкертләре белән очрашты. Мөфти һәр шәкерткә Татарстан Диния нәзарәте нәшер иткән Коръәннең яңа басмасын бүләк итте һәм андагы үзенчәлекләрне аңлатты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Мәгълүм булганча, узган ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Коръәннең яңа басмасын 10 мең тираж белән, ә соңрак 15 мең данә тираж белән бастырды. Бу Коръәнне нәшриятка әзерлек эшләрен ике ел дәвамында нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге, Коръән-хафизлар алып барган иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot