news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие "Мәгариф эшчәнлеге өчен" медале белән бүләкләнде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Саратов өлкәсе рәсми делегациясен Казанның "Тынычлык" мәчетендә кабул итте.

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә, 3 ноябрьдә, Саратов өлкәсе мәгариф министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, министрлыкның баш психологы, педагогика фәннәре кандидаты Сергей Саратовский Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга "Мәгариф эшчәнлеге өчен" медален тапшырды. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Сергей Саратовский җитәкчелегендәге рәсми делегацияне Казанның "Тынычлык" мәчетендә кабул итте.

Очрашу барышында Сергей Владимирович хәзрәткә мөселман мәгарифе өлкәсендә халыкның дини белемен арттыру һәм исламның асыл кыйммәтләрен саклау эшчәнлеге өчен рәхмәтен белдерде.

Кунаклар мөфтигә үзләрендәге мәгариф проектлары турында сөйләде. Хәзрәт аларны нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды.Ул мөселман уку йортлары, "Хозур ТВ" мөселман телевидениесе һәм башка медиапроектлар турында сөйләде.

Сарытаулыларның игътибарын аеруча мөфтият башкарган Коръәнне өйрәнү эшчәнлеге, аны бастыру һәм рус һәм татар телләрендә тәфсирләр әзерләү җәлеп итте.

Моннан тыш, әңгәмәнең аерым өлеше хәйрия проектларына багышланды. Кунакларны бигрәк тә Нәзарәтнең инвалид балалар һәм аларның әти-әниләренә ярдәм күрсәтү Үзәге эше кызыксындырды. Сергей Владимирович шушы өлкәдә хезмәттәшлеккә өметен белдерде.

Сүз уңаеннан, Үзәк шушы көннәрдә Россия Президенты грантына ия булды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100