news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие: Мәчетләрдә татар телле мохит хөкем сөрергә тиеш

«Сезнең күбегез имамнар-мөфтиләр генә түгел, ә татар милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре дә булып торасыз», — диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие: Мәчетләрдә татар телле мохит хөкем сөрергә тиеш
Салават Камалетдинов

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчетләрдә татар телле мохит хөкем сөрергә тиешлеген әйтте.

«Безнең бурыч — мәчетләрне татар тормышы кайнап торган үзәкләр итү. Татар телле чаралар уздырырга, балалар һәм яшьләр өчен татар телле каникуллар оештырырга, халыкка дини консультацияне татар телендә бирергә кирәк», — диде Камил хәзрәт  «Милли тормыш һәм дин» XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында.

Ул татарлар арасында милли үзаңны үстерүдә, татар теленең куллану даирәсен киңәйтүдә, туган телне өйрәтү мәсьәләләрендә мәчетләр бүген хәлиткеч роль уйнаганын әйтте. «Сезнең күбегез имамнар-мөфтиләр генә түгел, ә татар милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре дә булып торасыз», — диде.

Мөфти тиздән Россиядә халык санын алу кампаниясен «татар милләте өчен бер сынау» дип атады. 

«Милли бердәмлек, милли үзаңны сынау! Җанисәпне уздыруның алымнарына төрлечә карарга мөмкин, әмма татарлар үзләрен татар дип яздырырга теләмәсә, халкыбызны таркау, милләттәшләребезне ихтыярсыз, битараф итеп күрсәтәчәк. Сезне мәхәлләләрегездә туган тел, туган туфрак, милли үзаң кебек төшенчәләр турында аңлатырга чакырам», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100