news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Әлмәт ярыммарафонында иң озын дистанциядә йөгерде

Мөфти 21,1 км аралыкны сайлады.

Татарстан мөфтие Әлмәт ярыммарафонында иң озын дистанциядә йөгерде
http://dumrt.ru

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Әлмәттә «TIMERMAN» ярыммарафоны узды. Россиякүләм ярышларда  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин иң озын дистанцияне — 21,1 км араны сайлады. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Йөгерештә Әлмәт башлыгы Тимур Нагуманов, мөселманнар командасы катнашты.

«Бу йөгерешне яраткан республикама багышлыйм», - дип язды мөфти инстаграмдагы үзенең рәсми @kamilhazrat битендә.

Ул 8 августта Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты кысаларында «Әлмәт триатлоны — TIMERMAN» стартларында финишка уңышлы килеп җитте.  Элегрәк ул башка стартларда да актив катнашты. 2 августта мөфти Казанда «ЗаБег.РФ» синхрон дистанцион йөгерүдә чыгыш ясады.

2018 һәм 2019 елларда Казан милли ярыммарафоны кысаларында Камил хәзрәт 21,1 км дистанцияне йөгереп узды. 2019 елның язында «Казан марафоны»нда ул 42 км араны чапты. Шул ук елны Камил хәзрәт «Төнге Казан — 2019» йөгерешендә катнашты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100