news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Өлкәннәр көне белән котлый

"Өлкән буынга мәрхәмәтле караш татар халкының милли-рухи билгеләмәсе", - дип белдерә Камил хәзрәт Сәмигуллин.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие, республика мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин олы яшьтәге татарстанлыларны Өлкәннәр көне белән котлаган.

"Бисмилләхир-рахманир рахим!

Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

1 октябрьдә дөньяның барлык илләрендә Халыкара өлкәннәр көне уздырыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән өлкән яшьтәгеләрне әлеге бәйрәм белән котлыйм. Өлкәннәр көне күп тормыш сынауларын узган, Ватаныбыз үсеше өчен хезмәт куйган өлкән буын вәкилләренә игътибар итәргә чакыра.

Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Кечеләребезгә мәрхәмәт итмәгәннәр, картларыбызның кадер-хөрмәтен белмәгәннәр безнең җәмгыятьтән түгел”, - дигән. Мөселманнар картларга һәрвакыт тирән хөрмәт белән карыйлар. Гасырлар дәвамында өлкән кешегә кайсы милләттән һәм диннән булуына карамыйча ихтирам күрсәтү зурланып килә. Өлкән буынга мәрхәмәтле караш татар халкының милли-рухи билгеләмәсе.

Бу бәйрәм күптән түгел барлыкка килде, әмма моңа карап кына аның мәгънәсе кимеми: безнең илдә пенсия яшендәгеләр 30 млн нан артык.

Бүгенге көндә Россиядә өлкән буын вәкилләре дәүләт тарафыннан аеруча игътибар үзәгендә тора. Диния нәзарәте дә үз чиратында бу юнәлештә эш алып бара, өлкән буынга рухи гыйлем бирүдә зур тырышлык куя.

Өлкәннәргә илебез үсешенә өлеш керткәннәре, балаларга һәм оныкларга үрнәк булганнары, җәмгыятебездә үзләренең тәҗрибәләре һәм зирәклекләре белән зур роль уйнаулары өчен рәхмәтемне белдерәм.

Барчабызга да Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең рәхим-шәфкате язсын!", - дигән мөфти үзенең тәбрикләмәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100