news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Кырымда үткәрелүче фәнни-гамәли конференциядә катнашты

Чара ике көн дәвам итте

 (Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). 15-16 октябрь көннәрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Кырымда үткәрелүче фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

15 октябрьдә “Кырым ислам мирасын саклауның һәм өйрәнүнең актуаль проблемалары” дип аталган конференция кысаларында, Татарстан мөфтие Иске Кырым шәһәрендәге Үзбәк хан мәчете һәм Инҗәбәк Хатун мәдрәсәсе комплексында булды.

Әлеге тарихи урыннарга экскурсияне Дәүләт Эрмитажы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы, Иске Кырым археологик экспедициясе җитәкчесе Марк Крамаровский уздырды.

Аның сүзләренә караганда, Иске Кырымдагы мәдрәсә Көнчыгыш Европадагы иң борынгы мәдрәсәләрдән санала. Аның сакланып калуы һәм мәчет буларак файдаланылуы − үзе бер могҗиза. Хәзерге вакытта мәчет һәм мәдрәсә комплексы реставрация һәм дәүләт тарафыннан яклау-саклау көтә.

“Кырым ислам мирасын саклауның һәм өйрәнүнең актуаль проблемалары” дип аталган сөйләшү Үзбәк хан мәчетенә 700 ел тулуга багышланды. Конференция Кырымның дини тарихын, кырым татарлары мәдәниятен өйрәнү һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту, мөселманнар арасында элемтәләр булдыру, тәҗрибә уртаклашу максатыннан уздырылды. Фәнни-гамәли чарада Россиянең һәм чит илләрнең Алтын Урда чорын өйрәнгән галимнәре, күренекле дин әһелләре катнашты.

Кичә Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин Татарстанның Кырымдагы даими вәкиллегендә булдылар. Биредә вәкиллек җитәкчесе Илмир Тимергалиев белән очраштылар. Сөйләшү милли-мәдәни һәм дини юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү хакында барды. Очрашуда мөфти Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең төрле юнәлешләрдә тәҗрибә уртаклашырга һәм ярдәм итәргә әзер булуы хакында әйтте, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100