news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие кылыч белән идарә итү сәнгатен күрсәтте

Камил хәзрәт Сәмигуллин киләчәктә дә хәрби практикага багышланган роликлар яздырырга вәгъдә итте.

 Татарстан мөфтие кылыч белән идарә итү сәнгатен күрсәтте
скриншот instagram.com/kamilhazrat/

(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин онлайн-Сабантуй уңаеннан кылыч белән идарә итү сәнгатен күрсәтте. Видеоязманы ул Instagram социаль челтәрендә үз битендә урнаштырган.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе интернетта гаилә онлайн-локацияләре: көрәш, халык уеннары, концерт программасы, милли маркет һәм башка чаралар белән оештырылган Сабантуй турында искә төшерә. «Секцияләрнең берсендә мин дә катнаштым. Татарлардагы кылыч белән идарә итү традициясе турында сөйләдем», — дигән ул.

Видеода Камил хәзрәтнең берничә яссылыкта кисү һәм каршы тору техникасын күрсәтүе күренә.

 Мөфти мондый роликларны киләчәктә дә яздырырга вәгъдә бирә. «Алга таба татар баһадирларының уктан ату үзенчәлекләре турында сөйләячәкмен», — диде ул.

Татарстанда Сабантуй кичә, 4 июльдә, онлайн-форматта узды. Чаралар трансляциясен ТНВ телеканалы һәм «Болгар» радиосы алып барды.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бүген, Зөлкагъдә аеның 13нче көнендә, интернет челтәрендә онлайн-сабантуй уза. Мондый үзенчәлекле сабантуйны Мәскәүнең татар милли-мәдәни автономиясе һәм @farisovfarit оештырды. Автономия сайтында җиде сәхифә кысаларында көрәш, милли уеннар, концертлар, милли сату-алу һ.б. белән танышырга мөмкин. Секцияләрнең берсендә мин дә катнаштым. Татар кылычы традицияләре белән таныштырдым. Мондый роликларны киләчәктә дәвам итәргә уйлыйм. Алга таба татар пәһлеваннарының уктан ату үзенчәлекләре хакында сөйләрмен.

Публикация от Kamil Samigullin (@kamilhazrat)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100