news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие Корбан гаетенә ризык әзерләп күрсәтә

Аны телеэкран аша карап булачак

 (Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарның күркәм бәйрәме Корбан гаетенә әзерләнә торган милли татар ашын пешереп күрсәтәчәк. “Яңа гасыр” телеканалының “Секреты татарской кухни” тапшыруына төшерелгән шушы язманы 30 сентябрьдә сәгать көндезге 1дә һәм 4 октябрь - Корбан бәйрәме көнне сәгать иртәнге 9 да карарга мөмкин була.

Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәтендәгеләр хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot