news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Корбан гаете вәгазендә тугрылык турында сөйләде

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнар өчен тугрылыкның биш төрен тәфсилләп аңлатты.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Татарстанның мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Галиев мәчетендә үткән Корбан Гаете вәгазе тугрылыкка багышланган иде.

Камил хәзрәт Корбан Гаетенең барыбыз өчен дә шәфкать, ярдәмләшү һәм юмартлык бәйрәме икәнен билгеләп үтте. «Юмартлык мөселманнар өчен фарыз кылынган һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтендә макталган. Аллаһыбызның бер хәдисендә болай әйтелә: «Юмарт кеше Аллаһка, кешеләргә вә җәннәткә якын, җәһәннәмгә ерактыр. Саран кеше Аллаһтан, кешедән һәм җәннәттән ерак, җәһәннәмгә якындыр», — диде ул.

«Корбан сүзе гарәпчәдән «якынаю» дип тәрҗемә ителә. Ягъни, Корбан бәйрәмендә Гает намазлары укып, Аллаһының ризалыгы өчен корбаннар чалып, аларны мохтаҗларга таратып, без АллаҺының әмеренә буйсынабыз. Насыйп иткән нигъмәтләре өчен рәхмәт белдерәбез, шулай итеп аның ризалыгына якынаерга тырышабыз. Корбан бәйрәме безгә Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгыбызны исбат итәргә булыша.

Камил хәзрәт тугрылыкның мөселман кешесе өчен иң мөһим сыйфатларның берсе булуын әйтте. «Исламның 8 очлы йолдыз символын хәтерлисездер. Ул мөселман кешесенең 8 төп сыйфатын — мәрхәмәт, йомшаклык, сабырлык, Раббыбызга шөкер итә белү, юмартлык, гаделлек, сер тоту һәм тугрылыкны аңлата. Күрәсез, тугрылык шушы бөек сыйфатларның берсе», — диде ул.

Мөфти сүзләренчә, мөселманнар өчен тугрылык биш төрле була. «Без Аллаһка һәм Коръәнгә, Пәйгамбәребезнең сөннәтенә, өммәткә һәм Ватанга, гаиләгә һәм әманәткә, биргән вәгъдәгә тугрылык сакларга тиешбез», — ди Камил хәзрәт. Ул тугрылыкның һәр төре турында тәфсилләп сөйләде. Аллаһка тугрылыкның үрнәге итеп, үзенең иң якын кешесе — улын Аллаһы ризалыгы өчен корбан итәргә әзер булган Ибраһимны (г.с.) китерде.

«Аллаһы Тәгаләбез Ибраһимның тугрылыгы өчен улы Исмәгыйльне терлек белән алыштыра. Корбан гаетенең тарихы шуннан башлана. Ибрахим (г.с.) Аллаһы Тәгаләнең сынавын үтеп, аңа иманын күрсәтеп, Аллаһның дусты дигән исемгә лаек була һәм Корбан гаетен уздыруга сәбәп тудыра», — диде мөфти.

Бәйрәм намазында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Чара Казанның Галиев мәчетендә узды. Бәйрәм вәгазеннән соң Гает намазы укылды һәм халык корбан чалырга таралышты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100