Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие Корбан гаете вәгазендә җитәкчеләр өчен дога кылырга өндәде
Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президентының Корбан гаете белән котлау сүзләрен халыкка җиткерде.
(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан уңаеннан уздырган вәгазендә җитәкчеләр өчен дога кылырга өндәде.
«Танылган ислам галиме Әбү Али әл-Фидәил ибне Ийәд: „Әгәр дә Раббыбыз һичшиксез кабул итә торган бер догам булса, мин аны дәүләт башлыгы өчен кылыр идем. Доганы үзем өчен генә укысам, бәрәкәте аз булыр, ә хаким өчен укысам, аның хәерен бөтен халык тоячак“, — дип әйткән. Җитәкчеләребез өчен дога кылыйк», — дип өндәде мөфти.
Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәмдә халык белән бергә бер сафта утыруын әйтте.
«Бәйрәм шулай тигезли. Иман һәм кардәшлек берләштерә. Корбан гаете мохтаҗлар белән байлар арасындагы аерымлыкларны бетерә. Чөнки малыннан бүлеп чыгарып мескеннәргә ярдәм итү кешеләрне бер-берсенә якынайта», — диде Сәмигуллин.
Вәгазь башында Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президентының Корбан гаете уңаеннан котлау сүзләрен халыкка җиткерде.
Бәйрәм вәгазе Казанның Галиев мәчетендә үтте, аны онлайн режимда «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета» и «Хозур ТВ» телеканаллары. Диния назәрәтенең рәсми сайты һәм «Хузур ТВ» YouTube-каналы күрсәтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз