Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие Корбан гаете вәгазендә гаилә кыйммәтләре турында сөйләде
Казанның Галиев мәчетендә Корбан гаетен бәйрәм итү уңаеннан бәйрәм намазында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Татарстанның мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Галиев мәчетендә Корбан гаете вәгазендә гаилә кыйммәтләре, ата-аналарның балалар, балаларның ата-аналар алдындагы бурычлары турында сөйләде.
Мөфти чыгышын Россия Президентының котлавын укудан башлады. Владимир Путин мөселманнарны ихлас йөрәктән котлавын җиткереп, ислам диненең җәмгыятьне берләштерүгә хезмәт итүен әйткән. Котлауда Россия мөселманнарының илнең бай мирасын саклавы билгеләп үтелгән.
Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәмнең тарихын искә төшерде. Ибраһим пәйгамбәрнең балалары булмый. Аллаһтан сорагач, картайган көнендә аның улы Исмәгыйль туа. Аллаһ аны корбан итеп китерергә боера. Ибраһим пәйгамбәр, Аллаһка бирелгән кеше буларак, моны кабул итә. "Раббыбызга кешенең корбан булуы түгел, тәкъвалыгы кирәк, шуңа күрә ул Исмәгыйльне хайван белән алыштырырга куша", - дип сөйләде мөфти.
Вәгазьнең зур өлеше гаилә мөнәсәбәтләре турында иде. "Гаиләдә үз мәнфәгатьләребезне генә кайгыртсак, игелек килер микән? Чын мәхәббәт ул үзең турында онытып, бер-берсенә уңайлык тудырудан ямь табу. Балалар әниләренә, ир - хатынына, хатын - иренә хезмәт итүдән тәм таба алмый икән, тавыш-гауга чыга. Сөекле кешеңә җылы бирмичә, җылы таба алмыйсың", - дип сөйләде мөфти.
Алга таба мөфти балаларны ярату турында сөйләде. " Балаларны яратасызмы дип кешеләрдән сорасаң, әйе диләр, ә үзләре гомерләрен акча җыюга сарыф итәләр. Ата-ана уйлап бетерми, балаларын Интернетка һәм урам законнарына тапшыра. Картлыгыңда рәхәт күрәсең килсә, балаларыңа игътибар бир. Ата-ана үз баласына бирә ала торган иң зур бүләк ул - тәрбия", - диде ул.
Мөфти баланың ата-аналары каршында ун бурычы булуын искәртте. Бала ата-анасын ашатырга, киендерергә, кирәк булганда ярдәм итәргә, чакырганда җавап бирергә, аларның әмерен үтәргә, йомшак тавыш белән сөйләшергә, ата-анага исеме белән дәшмәскә, ата-ананың артыннан барырга, үзенә теләгәнне ата-анасына да теләргә һәм алар өчен дога кылырга тиеш.
Вәгазьнең азагында мөфти Корбанның ни өчен кирәк булуы хакында сөйләде. "Раббыбез безнең корбанда мохтаҗ түгел. Корбан чалып без тугрылыгыбызны, милкебезне корбан итәргә әзер икәнлегебезне күрсәтәбез. Малыңны мохтаҗларга өләшү кешеләр арасындагы аермаларны бетерә, мохтаҗлар бай күршеләре өчен дога кыла, байлыгының рәхәтен күрсен дип әйтә", - диде ул.
Мөфти вәгазен изге теләкләр белән тәмамлады. "Кеше каны коелмасын, хайван каны гына коелсын. Кадерле дин кардәшләребез, Раббыбез нәфесебезне җиңеп чалган корбаннарыбызны, кылган догаларыбызны, барлык яхшы гамәлләребезне кабул итсен. Ата-аналарның рәхмәтләрен ишетергә язсын", - диде ул.
Бәйрәм вәгазеннән соң Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә мөселманнар намаз укыды. Бәйрәм намазында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз