news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Коръән хафизлары әзерләү Үзәге шәкертләренә таныклыклар тапшырды

Таныклыкта аларның ияләре Коръән, “Мөкаддимә әл-Җәзәрия” уку кагыйдәләре җыелмасын һәм "Төхвәтел әтфаль" тәҗвид хезмәтләрен яттан белүләре раслана.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Коръән хафизлары әзерләү Үзәге шәкертләренә таныклыклар тапшырды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Таныклыкта аларның ияләре Коръән, “Мөкаддимә әл-Җәзәрия” уку кагыйдәләре җыелмасын һәм "Төхвәтел әтфаль" тәҗвид хезмәтләрен яттан белүләре раслана.

Документта гыйлем алуның, ислам фәннәрен таратуның һәм гыйлемне чылбыр буенча – остаздан укучыга тапшыра килү мөһимлеге әйтелгән. Таныклыкта остаз һәм аның укучысының исеме, Пәйгамбәр саллаһу галәйһи вәссәлләмнән башлап чылбырны дәвам итүчеләр күрсәтелә.

Тантаналы чарада 20 шундый таныклык тапшырыла: 2 иҗазәт - Коръән буенча, 2 иҗазәт - “Мөкаддимә әл-Җәзәрия” буенча һәм 16 иҗазәт - "Төхвәтел әтфаль" буенча.

Үзенең сәламләү сүзендә Камил хәзрәт Сәмигуллин иснәд системасының дөрес һәм ышанычлы белемнәрне саклаудагы әһәмияте турында әйтте. "Иснәд булмаса, һәркем ни тели, шуны сөйләр иде. Иҗазәттән башка Исламда беркем галим була алмый. Шуңа күрә сез - безнең өммәтебезнең өмете. Әмма хафиз булу мөһим түгел әле, шушы дөньядан хафиз булып китү - менә сезнең иң зур бурычыгыз! Шиһабетдин Мәрҗани гомеренең һәр туар көнендә Коръәннән өчәр җүз кабатлаган булган. Аллаһы Тәгалә сезгә тәүфыйк бирсен һәм изге максатыгызга ирешергә насыйп итсен".

Мөфти шулай ук үзенең чыгышында татар Коръән-хафизлар мәктәбен торгызуның Татарстан Диния Нәзарәте өчен әһәмиятле эш юнәлеше булып торганын да әйтте: "Аңа дини мәгариф системасының да, Коръәнне өйрәнүнең дә үсеш дәрәҗәсе, өммәтнең чит-ят йогынтыларга карата каршы торучанлыгы да бәйле. Ахыр чиктә, без дөньядагы барлык китапларны бары бер генә китапны аңлар өчен укыйбыз. Ул да булса - Коръән".

Рәсми чыгышлардан соң, шәкертләр “Мөкаддимә әл-Җәзәрия” хезмәтен тулысынча хор белән сәнгатьле итеп яттан укыдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100