news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Коръән хәтем кылуны төгәлләде

Мөфти хәзрәт дин кардәшләребезне вакытны мөмкин кадәр файдалы итеп үткәрергә, Кәлам Шәриф укырга чакырды.

Татарстан мөфтие Коръән хәтем кылуны төгәлләде
http://dumrt.ru

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Бүген, Рамазан-шәриф аеның соңгы көнендә (23 майда), Галиев мәчетеннән туры эфирда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Ураза бәйрәме уңаеннан дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итте һәм Коръәнне хәтем кылуны — Изге Китапны тулысы белән укып чыгуны төгәлләде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге чара барышында Коръән укыр алдыннан Рамазан ае һәм ураза тотуның фазыйләтләре хакында хәдисләр сөйләп, аңлатмалар бирелде. Коръән уку көн саен 12.30 сәгатьтә башланды һәм якынча бер сәгать дәвам итте. Кәлам Шәриф аятьләрен уку татар халкына ныклап кереп урнашкан «Хафс ган Гасым» кыйраәтендә башкарылды.

Туры эфир барышында республикабыз мөфтие Ураза бәйрәме якынлашу уңае белән татарстанлыларга, дин кардәшләребезгә мөрәҗәгать итте. "Безне мәчетләрдә тәравих намазлары укудан һәм җәмәгать белән ифтар кылудан мәхрүм иткән пандемиянең катлаулы чоры Рамазан аена туры килүгә дә карамастан, без изге айны лаеклы рәвештә үткәрә алдык", - диде ул.

Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Рамазан ае тәмамлану уңаеннан Ураза гаетен бары тик Галиев мәчетендә һәм Live форматында гына үткәрү турында карар кабул итте. Гает вәгазенең туры трансляциясе иртәгә, якшәмбе көнне, «ТНВ» телеканалы, Нәзарәтнең рәсми сайты һәм «Хозур ТВ”ның YouTube-каналында узачак. Трансляция 6.30 сәгаттә башлана.

Камил хәзрәт дин кардәшләребезгә Ураза бәйрәме җиткәнче фитыр сәдакасы бирергә кирәклеген искә төшерде һәм гает-намазының Татарстан мәчетләрендә укылмауның сәбәпләрен аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100