news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Конституциядә бер милләтне аерып күрсәтү кирәклегендә шикләнүен әйтә

Камил хәзрәт Сәмигуллин мондый адым «төзәлмәслек нәтиҗәләр»гә китерергә мөмкин дип саный.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Конституциясенә «дәүләт барлыкка китерүче халык» төшенчәсен кертүгә каршы булуын белдерде. Әлеге төшенчә Россиядә дәүләт теле турындагы нигезләмәдә бар. Биредә рус теле «тигез хокуклы халыклар берлегенә керүче дәүләт барлыкка китерүче халык теле буларак» бирелгән. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Мин Конституциядә «дәүләт барлыкка китерүче халык» төшенчәсен бер милләткә карата куллануның уңай перспективаларын күрмим», — ди Камил хәзрәт һәм мондый адымның «төзәлмәслек нәтиҗәләргә» китерергә мөмкин булуын өстәп әйтә.

Ул рус халкының илдә иң күп санлы халык буларак титуллы милләт булуын кире какмый. Әмма, мөфти искәрткәнчә, Россия территориясендә күптәннән «дәүләт төзүгә, дәүләт чикләрен һәм рухи суверенитетны саклауга өлеш керткән» башка халыклар да яши.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Россия Конституциясенә кертергә тәкъдим иткән төзәтмәләр Дәүләт Думасына бирелүе хәбәр ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100