news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие Керчь политехник көллиятендә теракт булу сәбәпле кайгы уртаклаша

Мөфти теракт корбаннарының гаиләләренә һәм якыннарына әлеге фаҗиганы кичерүдә көчле иман, сабырлык, ныклык тели.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Кырым Республикасындагы Керчь политехник көллиятендә килеп чыккан терактта якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклаша. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

«Теракт корбаннарының гаиләләренә һәм якыннарына әлеге фаҗиганы кичерүдә көчле иман, сабырлык, ныклык телим. Яраланганнарга исә Аллаһы Тәгалә шифа бирсен. Илләрне, милләтләрне мондый әшәке вакыйгалардан сакласын. Һәлак булганнар безнең догага мохтаҗ. Ихлас күңелемнән Аллаһының рәхмәтендә булуларын сорап мәрхүмнәрнең рухына дога кылам», - ди мөфти.

news_right_1
news_right_2
news_bot