Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие Кемерово өлкәсе мөфтие белән очрашты
Камил хәзрәт кунакны Мәрҗани елы кысаларында үтәчәк чараларга чакырды.
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчесе Таһир хәзрәт Бикчәнтәев белән күреште. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Камил хәзрәт Россия Президенты Владимир Путинның кичә дин әһелләре белән очрашуы турындагы тәэсирләре белән уртаклашты. Ул ил башлыгының ислам һәм мөселманнарга карата җылы мөнәсәбәттә булуы турында әйтте. Шулай ук Владимир Путинның татар өммәте дини мирасын югары бәяләвен җиткерде.
Алга таба мөфтиләр бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең үз заманында Казанда гарәп телендә язылган китабы – “Хаккуль-мәгърифәти вә хүснүл-идраки бимә йәлзимү фи вүҗүбил-фитри вәл-имсәк” ("Авыз ачу белән сәхәр ашауны йөкли торган мәсьәләләрне яхшы төшенүне хакыйкый аңлау") китабы турында сөйләштеләр. Китап шунысы белән кызык: ул узган ел ахырында Иорданиядә дөнья күргән. Мөселман дин галименең әлеге хезмәтен профессор Лүай ибнү Абдурауф әл-Хәлили әл-Хәнәфи басмага әзерләгән.
Очрашу ахырында Камил хәзрәт кунакны Мәрҗани елы кысаларында үтәчәк чараларга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз