news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Казанда беренче ифтарны ачты

Изге Рамазан аеның беренче ифтарлары кичә 19.50 сәгатьтә эшли башлады.

(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Кичә “Туган авылым” комплексында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында авыз ачу мәҗлесе узды, дип Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Изге Рамазан аеның беренче ифтарлары Казанда кичә 19.50 сәгатьтә эшли башлады. 

“Рамазан чатыры”н ачып, Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга Рамазан аеның фазыйләтләре, ураза тоту һәм изге айда гыйбадәт кылу үзенчәлекләре турында сөйләгән.

“Туган авылым” комплексында “Рамазан чатыры” изге ай дәвамында көн саен эшләячәк. Биредә һәр кич ике йөзгә якын кешене ашатачаклар. Казанда авыз ачу мәҗлесләре 41 мәчеттә үткәреләчәк. Аларга теләгән һәркем килә ала – мәҗлесләр бөтен кеше өчен дә ачык. Моннан тыш, ифтар мәҗлесләрен үз исемеңнән дә үткәрергә була, чөнки ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны тукландырган өчен зур саваплар бирелә, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисендә әйтелгәнчә, “Рамазан аенда ураза тотучыны ашаткан кеше ураза тоткан кадәр савап алыр” диелгән. Изге Рамазан ае – изге гамәлләр ае, бу айда һәр мөселман кешесе ураза тотып, гыйбадәтләр, изге гамәлләр кылып Аллаһы ризалыгына ирешергә омтыла.

Ифтар Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе тарафыннан оештырылды һәм үзенә ике йөзгә якын ураза тотучы мөселманны җыйды. Әлеге сөенечле вакыйганы уртаклашырга күп кенә кунаклар килде: игумен Евфиимий, Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик, Төркиянең Казандагы Баш консулы Әхмәт Садыйк Доган, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Ай-Ти Парк директоры Антон Грачев һәм башкалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100