Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасийны 70 яшьлеге белән котлады
Ул митрополитны башка традицион конфессияләр белән хезмәттәшлектә уңай карашлы күпьеллык сәясәт алып баруы өчен рәхмәт белдерде
(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасийны 70 яшьлек юбилее белән котлады.
Башка традицион конфессияләр белән хезмәттәшлектә Татарстанда тотрыклы иҗтимагый-сәяси вазгыятьне саклауда әһәмиятле роль уйнаган уңай карашлы күпьеллык сәясәт алып баруыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез. Үзегезнең белемнәрегез һәм ихтыярыгыз белән алга таба да озак еллар дәвамында гражданлык тынычлыгын һәм җәмгыятьтә килешүчәнлекне ныгыта алырсыз дип ышанам. Сез кешеләрне игелекле һәм вөҗданлы булырга өйрәтәсез – һәм бу, чыннан да, бик мөһим, дигән юллар бар мөфти хәзрәтләренең котлау текстында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз