news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие “Казан Кремле” музей-тыюлыгы оешуның 20 еллыгы белән котлады

Истәлекле вакыйга уңаеннан, Казанда тантана уздырылды

 (Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Корстон” комплексында “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы оешуның 20 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты. Шулай ук аның белән беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр әлеге чарада булды, диелә мөфтият хәбәрендә.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән “Казан Кремле” музей тыюлыгы хезмәткәрләренә алга таба да фәнни-тикшеренү, мәгърифәтчелек, белем тарату юнәлешендә яңа үрләр яулауларын теләде. “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиевага мөселманнар өчен изге урын саналган Кәгъбәтулланың кечерәйтеп эшләнгән макетын бүләк итте.

“20 ел дәвамында “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын татар халкы тарихы һәм мәдәнияте, Идел буе мөселманнары цивилизациясе белән таныштыра, мирасыбызны дөньяга таныта. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе буларак, Казан Кремлендәге Ислам мәдәнияте музее эшчәнлегенә аерым тукталасым килә, - ди ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин. - Әлеге музей хезмәткәрләре Ислам динен өйрәтүгә, халыкка җиткерүгә һәм мөселманнар тормышына багышланган күргәзмәләр оештыруга зур өлеш кертәләр. Ислам мәдәнияте музееның Кол Шәриф мәчетендә урнашуы аның рухи яктан мөһимлеген, әһәмиятен тагын да күтәрә. Нәкъ менә биредә динебез тарихы, ислам нигезләре, пәйгамбәрләр тормышы, беренче басма Коръәннәр, мәшһүр татар галимнәре хезмәтләре белән танышырга мөмкин. Музей экспонатлары Идел буенда таралган Ислам дине йогынтысында безнең җирлекнең, милләтебезнең рухи һәм мәдәни яктан зур үсешкә ирешүен ачык күрсәтә”, - дип билгеләп үтелә мөфтинең “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы хезмәткәрләрен котлау мөрәҗәгатендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot