news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие “Казан-Арена” стадионына футбол матчларына бармавын белдерде

Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, футбол уйнарга яратса да, карарга бик үк яратмый.

Татарстан мөфтие “Казан-Арена” стадионына футбол матчларына бармавын белдерде
Александр Эшкинин

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына барырга җыенмый. Бу хакта ул бүген Казанның IT-паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә хәбәр итте.

“Мин бераз хәрәкәтчәнлек өчен футбол уйнарга яратам. Без үзебез җыелышып, футбол, хоккей уйнаштыргалыйбыз. Әмма футболны карау дигәндә, үзем өчен бик үк күңелгә ятышлы дип әйтә алмыйм. Мин спортны яратам, әмма аңа аерым тормыш рәвеше итеп карамыйм. Миңа командалы түгел, ә күбрәк кеше үзен-үзе күрсәтә алган спорт төрләре ошый. Олимпиадада көрәшчеләр, фигуралы шуу һ.б. Ялгыз чыгыш ясаучылар илгә күбрәк файда китерә”, - дип белдерде Камил хәзрәт. Мөфти әлегә матчларны карарга җыенмавын белдерде, әмма барыбер ахырда кем җиңгәне кызык булуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot