Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Җиңү паркы янында дога кылу урыны кирәклеген әйтте
Җиңү паркындагы Дан мемориалына Татарстан мөфтие һәм Казан митрополиты Кирилл чәчәкләр салды.
(Казан, 8 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Җиңү паркы янында дога кылу урыны кирәклеге турында әйтте.
«Иртәгә бөек Җиңү көне. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Бер кечкенә генә теләгем бар иде. Бу парк матур, биредә бик күп кешеләр ял итә. Ерак түгел сәүдә үзәге дә бар, ләкин шушы җирдә намаз кылыр өчен бер генә урын да юк», — диде мөфти.
Бүген Җиңү паркындагы Дан мемориалына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан митрополиты Кирилл чәчәкләр салды.
«Мәскәүдәге Поклонная гора паркы һәм моннан тыш тагын дога кылу урыннары бар. Җитәкчелеккә мөрәҗәгать итеп, бездә дә шундый урын булсын дип сорасак, Җиңүнең 80 еллыгына төзеп бетерер идек. Мине күпләрегез хуплар дип уйлыйм», — диде Камил хәзрәт.
Татарстан мөфтиенең бу тәкъдимен митрополит Кирилл да хуплады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз