Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны республика Президенты котлады
Юбилярга - 30 яшь
(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Бүген ТР мөфтие, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинның туган көне. Аңа – 30 яшь. Мөфтине гомер бәйрәме белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
“Хөрмәтле Камил хәзрәт! Сезне туган көнегез белән тәбрик итәм. Сез үзегезгә игелекле һәм җаваплы рухи өлкәдә хезмәт итү юлын сайлагансыз, һәм бүген Татарстанның мөселман өммәтен берләштерү, аны белемле-мәгърифәтле итү, җәмгыятебездә югары әхлак кануннарын тагын да ныгыту өчен бәрәкәтле көч куясыз. Әлеге күпкырлы, гаять әһәмиятле эшчәнлегегездә, республика һәм халык мәнфәгатьләрендә күркәм башлангычларыгызда уңышлар, тугры фикердәшләрегез һәрчак яныгызда булуын телим”, – диелә котлау хатында.
Шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президентының Эчке сәясәт департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка күп сандагы ведомстволар, оешмалар җитәкчеләре үзләренең тәбрикләүләрен һәм күркәм теләкләрен юлладылар.
Котлауларга республиканың күп сандагы мөселманнары да кушыла. Бүген мөфтигә үзләренең тәбрикләү сүзләрен район имам-мөхтәсибләре, имамнар, нәзарәт вәкилләре дә җиткерде. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз