news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан халкын Корбан Гаете белән котлады

Бәйрәм намазында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан халкын Корбан Гаете белән котлады
tatarstan.ru

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Әлеге минутларда Казанның Галиев мәчетендә Корбан Гаете башланып китте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан халкын бу изге бәйрәм белән тәбрик итте. 

«Аллаһ Тәгаләнең чиксез зурлап бәйрәм итүче мөхтәрәм дин кардәшләрем. Бүген без сезнең белән бөек бәйрәм - корбан гаетен каршы алабыз. Сезнең барыгызны да әлеге бөек бәйрәм белән ихлас тәбрик итәм. Аллаһы Тәгаләбез бу көнне укыган намазларыбыз, чалган корбаннарыбызны, кылган изгелекләребезне кабул итеп, җәһәннәм газапларыннан коткарып, барыбызны да җәннәт белән бүләкләсә иде», — диде мөфти. 

Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм белән котлау сүзләрен халыкка җиткерде.

Гает намазы барлык саклану чараларын күреп, пандемия шартларында уздырыла. Мөселманнар бер-берсеннән ара калдырып утырганнар. Килгән халыкның бер өлеше намазны мәчет ишегалдында укый. 

Бәйрәм вәгазе Казанның Галиев мәчетендә үтте, аны онлайн режимда «ТНВ Татарстан», «ТНВ Планета», «Хозур ТВ» телеканаллары һәм Диния нәзарәтенең рәсми сайты күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100