news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин өлкәннәргә мөрәҗәгать итә

Олыгаеп барган әти-әниләребезгә, туганнарыбызга, юлыбызда очраган өлкәннәргә ихтирам күрсәтсәк, Аллаһы Тәгалә дәрәҗәләребезне күтәрер, ди ул

 (Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген өлкәннәргә мөрәҗәгать белән чыкты.

“Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде! Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү!
Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән өлкән буын вәкилләрен ихластан Өлкәннәр көне белән котлыйм!

Зур тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкән буын ул - җәмгыятебезгә тырышлык куеп хезмәт иткән әбиләребез, бабайларыбыз. Аларга сугыш елларында һәм сугыштан соң илне сакларга, күтәрергә туры килгән. Бүгенге заманның да төрле авырлыклары олы буынны читләтеп узмый. Өлкәннәрнең тәҗрибәсе, сабырлыгы, ныклыгы - яшь буын өчен зур үрнәк.

Зур ихтирамга лаек өлкән буын кешеләре динебезне таратуга, республикабызда бер-бер артлы мәчетләр төзүгә зур өлеш кертеп киләләр. Соңгы берничә дистә еллар дәвамында милләтебезне иманлы итәргә тырышкан олы яшьтәге дин әһелләре йөзләгән шәкертләр тәрбияләделәр. Күпләребез нәкъ менә сабыр зирәк акыллы бабайларның, ак яулыклы әбиләрнең нәсыйхәтләрен, вәгазьләрен тыңлап Аллаһы Тәгалә юлына басты.

Олы кешеләрне, иң беренче чиратта, олыгаеп барган әти-әниләребезгә, туганнарыбызга, күршеләребезгә, юлыбызда очраган өлкәннәргә ихтирам күрсәтсәк, Аллаһы Тәгалә дәрәҗәләребезне күтәрер. Без өлкәннәргә карата яхшы мөнәсәбәт белән үзебездән соң килгән буынны тәрбиялибез, аларны тәүфыйклы булырга өйрәтәбез.

Аллаһы Сүбхәнәһү вә Тәгалә Үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламаса иде! Өлкәннәргә балалар, оныклар ярдәмен тоеп, җан тынычлыгы табып, кадер-хөрмәттә яшәргә язса иде! Аллаһы Тәгалә сабырлыкларын, түземлекләрен бирсен!” – диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100