Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Гомәр Усмановка җеназа намазы укыды
Мәрхүм бүген җирләнде
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Бүген ТРның иң югары җитәкчелеге белән берлектә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин КПССның Татарстан өлкә комитеты (обком) беренче секретаре Гомәр Усмановның “Казан” милли мәдәният үзәгендә үткәрелгән җеназасында катнашты.
Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Казанның Иске Татар бистәсе зиратында мөфти Камил хәзрәт мәрхүмгә җеназа намазы укыды. Гомәр Усмановны соңгы юлга озатырга килүчеләр Аллаһтан аның гөнаһларын кичерүен һәм урынын оҗмахта насыйп итүен сорап, бергәләп дога кылдылар, дип хәбәр итәләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз