news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Җир йөзендә күп төрле милләтләр, диннәр һәм мәдәниятләр булуы ул, Аллаһы Тәгаләнең бер рәхмәте, диелә Татарстан мөфтиенең котлау мөрәҗәгатендә.

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин 4 ноябрь – Россиядә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан халкына тәбрикләмә белән мөрәҗәгать итте.

"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Мөхтәрәм татарстанлылар! Ихластан дәүләт бәйрәме Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм! Күпмилләтле Татарстан өчен Халыклар бердәмлеге көне төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшү билгесе булып тора.

Бу көн безнең өчен аерым бер мәгънәгә ия. Раббыбыз Коръәндә әйткән: “Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән халыклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне танып, белер өчен (Хүҗүрат сүрәсе,13 нче аять)”.

Җир йөзендә күп төрле милләтләр, диннәр һәм мәдәниятләр булуы ул, Аллаһы Тәгаләнең бер рәхмәте. Кешелек дөньясы меңләгән телләрдә сөйләшә,  төрледән-төрле милли йолалар белән яши. Әлбәттә, без төрле, шуңа да карамастан бер-беребезне өйрәнергә, хөрмәт итәргә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәсе Әбү Заррыга мөрәҗәгать итеп: “Син кызылдан да, карадан да яхшырак түгел. Дәрәҗәле булырга бары тик Аллаһтан курку, тәкъвалык белән генә ирешә аласың”, – дигән. Бу сүзләрне ул  юкка гына әйтмәгән. Бер халык икенчесеннән өстен түгел, иң мөһиме – динле, денле булуыбыз, тәкъвалыгыбыз.

Елдан-ел Халыклар бердәмлеге көне тагын да актуальләшә. Бу дата Россиянең хәзергесе һәм киләчәге өчен җаваплылыкны күрсәтә.

Раббыбыз ярдәме белән авырлыкларны бергәләп җиңәргә, уңышларга ирешергә насыйп итсен, Россиянең мәдәни-тарихи мирасын сакларга, үстерергә язсын", – дип әйтелә Татарстан мөфтие котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100