news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗиларга мөрәҗәгать белән чыкты

"Хаҗ гыйбәдәтләрен үтәп, исән-сау килеш өйгә кайтуыгызны сорап, чын күңелдән дога кылам, диелә мөрәҗәгатьтә.

(Казан, 24 август, “Татар-информ). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хаҗиларга мөрәҗәгать белән чыкты. Республика мөселманнары дини лидерының аудиоролигы мессенджерлар аша таратыла.

“Әссәләмәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһу вә бәрәкәтүһү кадерле дин кардәшләрем! Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә Коръәндә әйтә: “Дөреслектә кешеләргә гыйбәдәт өчен салынган өйнең әүвәлә – Мәккәдәге Кәгъбәтуллаһтыр. Мәккә шәһәре кешеләр өчен мөбәрәк, Кәгъбәтуллаһ барча галәмнәр өчен һидаят билгесе”.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлләһү галәйхи вә сәлләм туып-үскән һәм Ислам дине тарала башлаган җирләрне зиярат кылу калебләрне нурландыра һәм рухи куану, шатлык китерә. Әлеге ике изге җирнең рухи мохитебезне, дини хисләребезне көчәйтә, җаныбюызга рухи ләззәт һәм тынычлык табарга ярәм итә.

Хаҗ вакытыда адәм баласы һәрбер буын өчен зур савап алып, кыюлык, сабырлык һәм тәкъвалык күрсәтә. Аллаһының илчесе, салләлләһү галәйхи вә сәлләм шулай дип әйткән: “Әл-Хәрәм мәчетендә намаз уку гадәти мәчеттә йөз мең намаз укуга тиң. Минем мәчетемдә исә, намаз уку бер мең намаз укуга тиң”.

Әмма, Аллаһы тәгаләнең кылган хаҗ өчен иң зур бүләге – ул аның ризалыгы һәм гөнаһларны гафу итүе. Пәгамбәребез салләлләһү галәйхи вә сәлләм: “Кем Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылса һәм начар сүзләрдән, мөнәсәбәтләрдән тыелса, гөнаһлардан азат хәлдә, анасыннан яңа гына туган көндәге кебек гөнаһсыз хәлдә кайтыр”, – дип әйтә.

Хөрмәтле хаҗилар! Мин Аллаһы Тәгаләдән сезнең хаҗ гыйбәдәтләрен үтәп, исән-сау килеш өйгә кайтуыгызны сорап, чын күңелдән дога кылам. Раббыбыз сезнең гыйбәдәтегезне һәм изге догаларыгызны кабул итсен иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100