Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Германия Федератив Республикасы вәкилләре белән очрашты
Камил хәзрәт Германия вәкилләренә татарларның дин тарихы хакында сөйләде
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Германия Федератив Республикасы вәкилләре белән очрашты. Мөфти Германиянең вәкаләтле вәкиле Рюдигер фон Фрич җитәкчелегендә килгән кунакларга ислам тарихы, дин сабаклары, республикабыздагы конфессияара һәм милләтара килешеп яшәү тәҗрибәсе хакында сөйләде. Республикабыз мөселманнары һәм алар алып барган эшчәнлек белән таныштырды.
Рюдигер фон Фрич, үз чиратында, мөфтигә җылы кабул итүе өчен рәхмәтен белдерде. Ул Казанда беренче тапкыр булуы хакында һәм аңар бездәге вәзгыятьнең ошавы хакында әйтте, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.
(Фотосурәт http://dumrt.ru сайтыннан алынды).