news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Гашура көне белән котлый

Хәзрәт Коръән сүрәләре, салаватлар укырга, сәдакалар өләшергә, мәрхүмнәр рухына догалар кылырга, саваплы гамәлләр эшләргә өнди

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Гашура көне белән котлый.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим

Әссәламегаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!

Мөхтәрәм мөселманнар!

Хиҗри календаре буенча беренче ай – мөхәррәм мөселманнар өчен мөбарәк айлардан санала. Гашура мөхәррәм аеның 10 нчы көненә, ә милади календарь буенча быел 23 октябрьгә туры килә. Гашура көне - мөкатдәс мөхәррәм аеның олы бер көне.

Аллаһ Тәгалә бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәламне яралткан. Шушы көндә бик күп пәйгамбәрләр төрле золымнардан котылган. Болардан башка да бу көнне бик күп изге гамәлләр кылынуы турында риваятьләр сөйләнә. Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи вә сәлламнең бу көн хакында хәдисләре бар.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнән: “Мөхәррәм аеның Гашүра көнендә ураза тотсаң нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: “Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән.

Барча мөселман кардәшләремне бу көнне Коръән сүрәләре, салаватлар укырга, сабыйларны, якыннарыбызны сөендерергә, сәдакаләр өләшергә, мәрхүмнәр рухына догалар кылырга, саваплы гамәлләр эшләргә чакырам. Бер кеше бу көндә бер изге гамәл кылса, ул кемсәгә Аллаһ Тәгалә бик күп саваплар бирер. Гашура көнендә бирелгән тузан бөртеге кадәр сәдака өчен дә Раббыбыз Өхед тавы зурлыгында әҗер-саваплар бирергә вәгъдә иткән.

Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә илебезгә тынычлык, тотрыклылык бирсен, һәрбарчабызга нык һәм сабыр булып, динебез кушканнарны үтәп яшәргә язсын!" - диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100