news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Женевада

Биредә ул Берләшкән милләтләр оешмасы Кеше хокуклары буенча советының 34 нче сессиясендә катнаша.

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Женевада (Швейцария). Биредә ул Берләшкән милләтләр оешмасы Кеше хокуклары буенча советының 34 нче сессиясендә катнаша. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара һәр елны дөньяның хөрмәтле иҗтимагый-сәяси һәм дини лидерларын җыя. Россиянең мөселман өммәтен тәкъдим итү Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вазифасына йөкләнгән. Мөфтинең, Татарстанның динара һәм милләтара уникаль тәҗрибәсен истә тотып, бу тәҗрибәне таныту максатыннан сессия кысаларында үткәрелүче күп чараларда катнашуы, чыгышлар ясавы көтелә.

Халыкара чарада дөньякүләм җәмәгатьчелеккә Россиядәге һәм төбәкләрдәге вәзгыять, кеше хокукларын саклауда Россия кулланган адымнар хакында дөрес мәгълүмат җиткерү зур әһәмияткә ия.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot