news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Актанышта Сабан туенда катнашты

Мөселман балалары Сабан туен Актаныш районы мөхтәсибәте оештырды.

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Актанышта мөселман балалар Сабан туенда катнашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм бай милли-мәдәни программа, күпсанлы татар халык ярышлары һәм җәмәгать белән намаз уку буенча аерылып торды. Балаларны бүләкләр һәм корәш, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, баганага менү, капчык сугышында һәм башка ярышларда катнашу мөмкинлеге куандырды. Тулаем алганда, Сабан туе мөселман балаларын татар халкының асыл мәдәни йолалары белән таныштырды.

Бәйрәмне балаларга Актаныш районы мөхтәсибәте оештырды. Камил хәзрәт бәйрәмнең кунакларын сәламләде, район җитәкчелегенә шушы чарага ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде һәм мәйданда җәмәгать намазын үткәрде.

Шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов һәм имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин белән күреште. Киңәшмә барышында райондагы дини вазгыять турында фикер алыштылар, мөхтәсибәтнең эшчәнлеген бәяләделәр һәм берничә уртак башлангычларны тормышка ашыру мөмкинлеген карадылар.

Камил хәзрәт "Бүләк" исемле балалар ял һәм сәламәтләндерү лагере сменасының мәртәбәле кунагы да булды. Әлеге лагерьда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм республиканың төрле районнарыннан мәктәп укучылары бергә җыйналган. Алар белән туган телгә мәхәббәт уяту һәм тәрбияләү, телне тагын да камилрәк өйрәтү буенча эш алып барыла. Быел Актанышның "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагеры җәй дәвамында 600 баланы кабул итәчәк. Камил хәзрәт лагерь биләмәләре һәм ял итүчеләрнең тору шартлары белән танышты, шулай ук балалар белән татар телендә аралашып алды: аларга вәгазь сөйләде, сорауларга җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100