Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан мөфтие: Күпхатынлылык - яхшы, чөнки хатын-кызлар ялгыз калмый
Камил хәзрәт Сәмигуллин ир-ат бу мәсьәләгә бөтен җаваплылык белән карарга тиеш дип искәртә.
(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин күпхатынлылык яхшы эш, чөнки хатын-кызлар ялгыз калмый дип саный. Татарстан мөфтие белән «Сорау-җавап» чыгарылышы Татарстан Диния нәзарәтенең Инстаграмдагы рәсми битендә урнаштырылган.
Камил хәзрәт бу мәсьәләгә ир-атның бөтен җаваплылык белән карарга тиешлеген билгеләп үтте.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от ДУМ РТ (@dum_rt)
«Ике, өч яки дүрт [хатын]. Әгәр сез, күпчелек ир-атлар кебек, куркасыз икән, бер белән канәгатьләнергә тиеш буласыз. Без ике фронтка караганда, бер тыл булдыру яхшырак, дип сөйләштек. Кеше шул хакта уйларга тиеш. Әгәр дә ул бик яхшы кеше булса, ике гаиләне карап тоту өчен аның җитәрлек байлыгы бар икән һәм ул вакытны дөрес бүлеп бирә алса, бу хатын-кызлар ялгыз калмасын өчен яхшы бит», — ди мөфти.
Ул шулай ук намаз укымаган хатын белән яшәү дөресме, дигән сорауга җавап бирде. Камил хәзрәт сүзләренчә, иргә «хатыны да намаз укый башласын өчен үз үрнәгендә күрсәтергә кирәк». Ул хатынының диндә булмвы иренә тәэсир итми, дип аңлатты. Хәзрәт ике пәйгамбәрнең хатыны дин тотучы булмаганлыгын мисал итеп китерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз