news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Изге Валентин көнен әхлаксыз бәйрәм дип атады

Россия мөселманнары һәм православие динендәгеләрнең үз гаилә традицияләре, аларны традицион булмаган тыкшынудан сакларга кирәк, ди Татарстан мөфтие.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Изге Вәли көне — зина һәм бурычсыз гашыйклар бәйрәме, дип белдерде. Бу хакта ул үзенең Instagram битендә язган.

Татарстан мөфтие белдергәнчә, ел саен уздырыла торган «мәхәббәт» бизгәге Россия җәмгыятенә чит традицияләр урнаштыра, маркетологлар, шоу-бизнес һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары тарафыннан пропагандалана.

Аның фикеренчә, «бу бәйрәмнең рухи башлангычы — әхлаксызлык, чөнки ул зина, никахтан тыш һәм хәтта бер җенес мөнәсәбәтләре, йөкләмәсез гыйшык тудыра».

Татарстан мөфтияте җитәкчесе әлеге бәйрәмне әхлакый нигезләрне тарата һәм «җенесара мөнәсәбәтләрнең җиңеллеген пропагандалый, аларга романтика бирә», дип билгеләп үтә.

«Мөселман һәм Россия православие динендәгеләрнең үз гаилә традицияләре бар, аларны традицион булмаган тыкшынудан сакларга кирәк», — дип белдерә Камил хәзрәт Сәмигуллин.
 

 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Күп кешеләр иртәгә Изге Валентин көнен, яки гашыйклар көнен билгеләп үтәргә җыена. Нигезендә мәҗүсилек яткан әлеге католик бәйрәменең шикле дини эчтәлеге хакында нәтиҗә чыгарырга алынмыйм, әмма бу уңайдан ел саен “мәхәббәт” ыгы-зыгысы Россия җәмгыятенә, аеруча аның яшь катламына безгә ят булган традицияләрне кертергә маташа, моны бигрәк тә маркетологлар, шоу-бизнес һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре эләктереп ала һәм бик теләп алга сөрә. Шул ук вакытта, әлеге бәйрәмнең рухи эчтәлеге – әхлаксызлыкка корылган, ул зина кылуны, никахсыз тормышны, хәтта бер җенес вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне хуплауга китерә. Әгәр дә алай түгел икән, нигә соң ул алайсам Гаилә көне яки Ир һәм хатын көне дип аталмый? Шулай булса, ул мантыйкка ятышлы булыр иде. Католик чиркәвенең дә әлеге бәйрәмгә шик-шөбһә белән каравы да, мөгаен, шулардан киләдер. Безнең җәмгыятьтә исә ул, кызганыч ки, тиешсез һәм нигезсез дәрәҗәдә популярлык казанды. Җәмгыятебездә болай да әхлакый нигезнең һәм гаиләләрнең нык булмавын истә тоткан хәлдә, әлеге ялган бәйрәм, җенесләр арасындагы мөнәсәбәтләргә романтик хис өстәп, җиңеллек һәм сай карап, гаилә кыйммәтләрен тагын да ныграк какшатуга хезмәт итә. Россиядә мөселман һәм православие динендәгеләрнең үз гаилә традицияләре бар, аларны чит йогынтылардан саклау тиешле. Әгәр дә минем фикер дөрес булмаса, мине төзәтегез.

Публикация от Kamil Samigullin (@kamilhazrat)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100