news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан мөфтие Иваново Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде

Камил хәзрәткә ияреп Иваново мәчетенә җыелган 1000гә якын мөселман җомга намазы укыды.

Татарстан мөфтие Иваново Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 6 нчы көнендә, (23 октябрьдә) Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Камил хәзрәткә ияреп Иваново мәчетенә җыелган 1000гә якын мөселман җомга намазы укыды.

«Иваново мөхтәсибәте» «Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте» Үзәкләштерелгән дини оешмасы 2013 елда теркәлгән. Җәмигъ мәчете Иваново шәһәрендәге бердәнбер мәчет булып тора. Өлкәдә барлыгы 6 мәчет бар. 

Җомга намазыннан соң Камил хәзрәт Ивановодагы Милләтләр йортына юнәлде. Анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте әзерләп бастырган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасын тәкъдим итү чарасы узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot