news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие җитәкчелегендәге мөселманнар төркеме хаҗга китә

Камил хәзрат Самигуллин хаҗиларга сәфәр алдыннан хәер-фатихасын бирәчәк

(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Бүген 22.00 сәгатьтә Татарстаннан 60 кешедән торган төркем Согуд Гарәбстаны Короллеге террриториясенә оча. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хаҗиларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озатачак. Ул хаҗ кылырга теләүчеләргә сәфәр алдыннан үз хәер-фатихасын бирәчәк. Мөфти үзе дә бүген төнлә хаҗга китәргә җыена.

Чираттагы төркем 1 сентябрьдә очачак. 

Искәртеп үтик: мөселманнарның беренче төркеме хаҗга 28 августта китте.

(Гөлүзә Василова әзерләде).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100