news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие ислам олимпиадасында җиңүчеләрне котлады

Олимпиада 16-19 декабрь көннәрендә ислам уку йортлары шәкертләре арасында үткәрелде

(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ"). Бүген, 18 декабрьдә, Россия ислам институтында ислам дәресләре һәм гарәп теле буенча Россиякүләм олимпида тәмамланды. Әлеге олимпиада җиденче мәртәбә уздырылды. Аңа йомгак ясау тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты һәм гыйлем алу мөһимлеген аңлатып, барлык катнашучыларга зур тырышлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Олимпиада 16-19 декабрь көннәрендә ислам уку йортлары шәкертләре арасында үткәрелде. Анда Татарстан, Башкортстан, Дагстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Мордовия, Карачай-Черкес төбәкләреннән, Мәскәү, Түбән Новгород, Оренбур, Сарытау, Ульяновск, Самара шәһәрләре шәкертләре катнашты. Барлыгы 20дән артык дини уку йорты студентлары гыйлемнәрен сынады. Шунысы сөендерә: олимпиада елдан-ел үсә һәм күбрәк студентларны җәлеп итә.

Тантанада катнашкан РИИ ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казан шәһәре телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров шәкертләрне гыйлемле булырга чакырдылар. 

Җиңүчеләр һәм призерларга 1нче, 2нче, 3нче дәрәҗә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин исеменнән номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләр биреп хөрмәтләнде. Калган катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100