news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Ислам хезмәттәшлеге оешмасының элеккеге генераль секретаре белән очрашты

Алар үзара хезмәттәшлек итү юлларын барлады һәм Диния нәзарәте күптән түгел нәшер иткән яңа Коръән хакында фикер алышты.

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының элеккеге генераль секретаре, Төркиянең Бөек милли җыелыш депутаты, доктор Әкмәлетдин Ихсаноглу килде. Хөрмәтле кунак белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин очрашты. Алар үзара хезмәттәшлек итү юлларын барлады һәм Диния нәзарәте күптән түгел нәшер иткән яңа Коръән хакында фикер алышты. Сөйләшү барышында мөфти хәзрәтләре Әкмәлетдин Ихсаноглуны Россия һәм Төркия арасындагы мөнәсбәтләрне ныгытуда керткән өлешен билгеләп үтте. Бу хакта дини оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, Әкмәлетдин Ихсаноглу кичә Мәскәүдә рус телендә нәшер ителгән «Исламофобия: от конфронтации к сотрудничеству: предстоящие задачи» китабын тәкъдир итте. Әлеге басманы рус теленә әзерләүдә “Россия - Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме катнашты.

Сәфәре кысаларында Әкмәлетдин Ихсаноглу Россия ислам институтына да барырга планлаштыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100