Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие исеменә кайгынамәләр килә
"Без барыбыз да бу фаҗигане ишетеп тетрәндек, туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның авыр кайгысын уртаклашабыз һәм Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйбыз", - диелә кайгынамәләрдә
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә Казан аэропортындагы фаҗига уңаеннан кайгынамәләр килүен дәвам итә. Әлеге кайгынамәләрдә татар халкына, һәлак булучыларның гаиләләренә ихластан кайгы уртаклашу белдерелгән.
Чувашстан һәм Мәскәү, Мәскәү өлкәсе мөфтие Әлбир Крганов, Чечня Республикасы мөфтие Солтан хаҗи Мирзаев, Кабарда-Балкария Республикасы мөфтие Дзесежев Хазреталий Олиевич һәм башка дин әһелләре кайгы уртаклаша.
"Без барыбыз да бу фаҗигане ишетеп тетрәндек, туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның авыр кайгысын уртаклашабыз һәм Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйбыз", - диелә кайгынамәләрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз