news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие институтта укыта башлаган

Әлегә ул атнага бер генә дәрес бирә

 (Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). Яңа уку елыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга көннәрендә Россия Ислам инстиутында укыта башлаган. Кичә ул Ислам фәннәре факультеты студентларына гыйбадәт буенча беренче дәрес уздырган. Беренче лекция татарларның дини традицияләрен һәм исламда гыйбадәт кылуны аңлауга, танышуга башланган.

Шул хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты хәбәр итә.

Камил хәзрәт Сәмигуллинның, татар һәм рус телләреннән тыш, гарәп һәм төрек телләрендә иркен аралашучы Коръән-хафиз булуы мәгълүм. Аның фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәте (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) бар. Шулай ук ике төрле хатта буенча иҗазәте бар: нәсх һәм рука (бу очракта Изге Коръәннең беренчел формасын укып тапшыруга махсус рөхсәт).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100