Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан мөфтие Индонезия Ислам университеты профессоры белән очрашты
Очрашу кысаларында ике арада хезмәттәшлек турында сүз булды, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән алынган хәбәрдә
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Кичә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый Индонезиянең Джакарт шәһәрендә урнашкан Шәриф Хадайятулла исемендәге Ислам дәүләт университеты профессоры Азьюмарди Азра белән очрашты. Очрашуда нәзарәтнең халыкара бүлеге җитәкчесе Җәмил хәзрәт Юскаев та катнашты, дип белдерә оешманың матбугат хезмәте.
Мөфти Индонезия кунагына бүгенге көндә Татарстандагы мөселман берләшмәләренең торышы турында сөйләде, шулай ук биредә барлык дин вәкилләренең килешеп яшәүен әйтеп узды. Үз чиратында, Госман хәзрәт Исхакый А.Азарига Татарстанны Индонезиянең хаҗ сәфәре оештыру алымы кызыксындыруын белдереп, бу һәм зәкят буенча ике арада хезмәттәшлек булдыру турындагы тәкъдим белән чыкты. Очрашу барышында шулай ук Татарстандагы мөселман югары уку йортлары студентлары өчен Индонезиядә стажировкалар оештыру турында да килешү төзелде, диелә нәзарәтнең матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз