news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итү көне белән котлады

Ул бар халыкка иман ныклыгын, иминлек, сәламәтлек, рухи көч, игелекле гамәл һәм хәерле ниятләрдә бәрәкәт тели.

Татарстан мөфтие Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итү көне белән котлады
Владимир Васильев

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү көне белән котлады. Бу турыда Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Халык хәтерендә гасырлар буе сакланып килгән бу олы вакыйга татарлар һәм күпмилләтле илебез тарихында чын мәгънәсендә бөек көннәрнең берсе булып тора. Борынгы бабаларыбыз, милләтебез язмышында шушы иң мөһим карарны кабул итеп, безгә Раббыбызның рәхмәтенә — Рәсүлебез Мөхәммәтнең (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) өммәте булу бәхетенә ирешергә мөмкинлек бирде. Ислам татарларга бай рухи мәдәният, гыйлемлелек, Аллаһы Тәгалә кануннарына нигезләнгән әхлакый кыйммәтләр алып килә.

Гасырлар буе динебез безгә кыен мәлләрдә юаныч һәм терәк, Ватаныбыз иминлеген саклаганда һәм халкыбызга хезмәт иткәндә көч-куәт, куанычлар бүләк иткән… Һичшиксез, Ислам татарларга милләт булып формалашырга һәм сакланырга ярдәм итте. Без бүгенге көнгәчә шушы какшамас нигездә нык басып торабыз, динебез исә безне юнәлтеп торучы якты йолдыз булып хезмәт итә.

Әлбәттә, Раббыбызның тәкъдире белән, илебез бөтен дөньяга милләтләр һәм диннәр арасында татулык үрнәге булып тора. Шушы күркәм үзенчәлегебезнең чишмә башы 922 елда Идел ярларында булган вакыйгаларга барып тоташа. Шуңа күрә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителү көне татарлар өчен генә түгел, Россиянең башка мөселман халыклары өчен дә, шулай ук күпмилләтле Ватаныбызны кадерләп яшәгән һәркем өчен мөһим.

Күңел түрләребездән ата-бабаларызга карата булган рәхмәт һәм алар сайлаган юлга тугрылык хисләрен юкка чыгару мөмкин түгел. Борынгы Болгарның халкыбызга көч бирүче, безне яңа үрләргә илһамландыручы рухи чыганак булуын без һәрчак истә тотарбыз.

Шушы истәлекле көндә барлык дин кардәшләребезгә Раббыбыз Аллаһның рәхмәтен, иман ныклыгын, иминлек, сәламәтлек, рухи көч, игелекле гамәл һәм хәерле ниятләрдә бәрәкәт телим», — диелә бу текстта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100